Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәлакәттә зыян күрүчеләрне Татарстанга кайтартачаклар

Бүген иртән Нижегород өлкәсендә коточкыч юл-траспорт һәлакәте - "Мерседес" автобусының "МАН" йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешүе аркасында 3 кешенең вафат булуы хакында хәбәр иткән идек.

Беренчел фаразлар буенча, автобусның 51 яшьлек йөртүчесе руль артында йоклап киткән һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыккан.

Һәлакәт аркасында вафат булучылар арасында 12 яшьлек кыз бала да бар. Автобуста барлыгы 20 кеше, шул исәптән Санкт-Петербургка карате буенча ярышка баручы 12 бала да булган.

17 кеше Нежегород өлкәсе хастаханәсенә озатылган. Хәзер аларны ни дәрәҗәдә зыян күрүләренә бәйле рәвештә, Татарстанга кайтарту мәсьәләсе карала.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев