Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәлакәткә юлыккан 5 бала әле дә хастаханәдә

Түбән Новгород өлкәсендә автобус белән һәлакәткә юлыккан 12 кеше әле дә хастаханәдә дәвалана. Шуларның 5се - балалар.

Түбән Новгород өлкәсендәге Н.А.Семашко исемендәге өлкә хастаханәсендә 4 кеше дәвалана. Тотрыклы авыр хәлдә дип бәяләнгән ике олы кешенең хәле аз гына уңай якка үзгәрә, ди табиблар.

Балалар Түбән Новгородның Балалар өлкә клиник хастаханәсендә дәвалана. Ике үсмернең хәле тотрыклы авыр, аз гына уңай якка үзгәреш сизелә, диелә. Калган 3 баланың хәле уртача авырлыкта.
Казандагы Республика клиник хастаханәсендә әлеге һәлакәттә зыян күргән 2 кеше дәвалана. Аларның берсе кабат хастаханәгә салынган.Исегезгә төшерәбез, 21 май иртәсендә булган һәлакәттә 3 кешенең гомере өзелде. Йөртүчесе һәм автобус хуҗасы сак астына алынды.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев