Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көзен безне нинди яңалыклар көтә?

Элек-электән чираттагы сайлаулар алдыннан халыкны «прәннек» белән сыйласалар, аннан соң кайбер законнарда үзгәрешләр булырга мөмкин. Алар сезгә ошыймы- ошамыймы, анысы мөһим түгел, барыбер гамәлгә керәчәк. Менә шундый, агымдагы елның көзендә гамәлгә кертелергә мөмкин булганнарының кайберләре.

Күчемсез милекне тартып алу
Хәзер инде сүз бурычлының бердәнбер торагы турында бара. Гамәлдәге законнар гражданнардан кредитлар һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларны түләү өчен бердәнбер күчемсез милекне алуны тыя, әмма көздән вәзгыять тамырдан үзгәрәчәк. Бердәнбер торакны алу законлы булачак. Әлбәттә, аның кайбер нечкәлекләре дә бар.
Яңа закон проекты әлегә эшләп бетерү этабында. Әмма инде билгеләнгән социаль нормалардан артып киткән күчемсез милекне тартып алачаклар. Башка сүзләр белән әйткәндә, әгәр торак мәйданы кешеләр өчен таләп ителгәннән күбрәк булса, аны алулары бар. Проект әле эшләнеп бетмәү сәбәп ле, башка нечкәлекләре соңрак билгеле булачак.

Алимент фонды
Европа дәүләтләрендә мондый система күптән гамәлдә, дөрес, башка формада (анысына бер шик юк). Көнбатыш илләрендә әтисе баласына алимент түләмәсә, аны дәүләт түли, аңа карап әти кеше бурычыннан азат ителми, ә хөкүмәткә тиеш була. Әҗәтләрне түләмәгән өчен җәза бик җитди, шул исәптән реаль срок бирелергә һәм ул рәшәткә артына эләгергә дә мөмкин.
Бездә барысы да башкача. Россиядә махсус Алимент фонды булдырырга телиләр, ул ялгыз бала тәрбияләүчеләргә пособие түлия чәк. Һичшиксез, идея алкышларга лаек. Илдә, чыннан да, ялгыз ата- аналар күп һәм аларның төп өлеше балаларны аякка бастырырга тырышып, очын-очка ялгап яши. Аларга, әлбәттә, ярдәм кирәк. Бурычлыдан алиментлар түләү җаваплылыгы алып ташланмый, тик шул ук вакытта бала акча ала.
Моны икенче яктан карасак, фонд нинди чыганаклардан финансланачак соң? Ялгыз ата- аналар дәүләттән алиментларны кем хисабына алачак? Теләсә кайсы фондның финанслау чыганагы булырга тиеш һәм, гадәттә, «алтын чыганак» булып салымнар санала. Финанслар министрлыгы бюджетны өстәмә чыгымнар белән йөкләргә теләми, димәк, фондны финанслау гражданнар кесәсеннән булыр, мөгаен. Димәк, ничек кенә булса да, чираттагы салымнар кертелүне көтәргә кала.

Бергә тупланган милек
Бу төшенчәгә кардиналь үзгәреш ләр кертеләчәк. Ир белән хатынның барлык мөлкәтен бербөтен итеп берләштерергә планлаштыралар. Милек белән бергә бурыч йөкләмәләре дә бердәм булачак. Хөкүмәт әлеге норманы күптән кертергә теләгән, әмма реаль гамәлләргә куллары барып җитмәгән. Хәзер закон үз көченә керү 2021 елның көзенә билгеләнгән, ягъни шул мизгелдән никахны теркәү куркыныч булачак. Ә шунда ир сөяркәсенә автомобиль яки фатир сатып алу өчен ссуда рәсмиләштерсә? Аерылышкан вакытта хатынына ире белән беррәттән ссуда түләргә туры киләчәк дигән сүз? Чөнки ир-атның кайсы максатларга кредит рәсмиләштерүе дәүләткә дә, банкка да мөһим түгел.

Биометрия мәгълүматы
Биометрия тапшыру россия леләр өчен мәҗбүри булырга мөмкин. Күпчелек кеше биометрик мәгълүматларны тапшырудан катгый рәвештә баш тарта, бу РФдә бердәм биометрик системаны формалаштыру процессын катлауландыра.
Гражданнарга бернинди үгет- нәсихәт тә ярдәм итми, шуңа күрә хөкүмәт соңгы чарага барырга мәҗбүр. Көздән биометрик мәгълүматлар тапшырмыйча дәүләт хезмәтләренең төп өлешен алу, кайбер түләүләрне рәсмиләштерү, һ. б. мөгаен, мөмкин булмас.

Тагын бер үзгәреш
Яңа реформаның детальләре әлегә игълан ителми, тик сайлау лардан соң хөкүмәтнең пенсия түләүләрен исәпләү кагыйдәләрен тамырдан үзгәртергә ниятләве хакында мәгълүматлар бар. Нәрсә үзгәрәчәге әлегә билгеле түгел, әмма экспертларның төп өлеше яңа кагыйдәләр россиялеләрне сөендермәс, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев