Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күзең күрмәсә, өйләнә алмыйсың, имеш...

Казандагы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге бер парның никахларын канунлы рәвештә теркәүдән баш тарткан.

Бактың исә, өйләнергә теләүче күрү буенча инвалид икән. Күзе күрмәгәч кул куя алмый. ЗАГС хезмәткәрләре үз карарларын шулай аңлаткан. Өйләнәсе килсә, имзасын нотариуста раслатып алып килергә тиеш икән, имеш. Әлеге эшне прокуратура вәкилләре тикшергән һәм никахны теркәүдән баш тартуның канунсыз булуын ачыклаган. Идарә тармагында әйтүләренчә, кеше авыру сәбәпле үз кулы белән кул куя алмаган очракта гына имзаны раслату таләп ителә икән.

Прокуратура канунга каршы килгән хезмәткәрне җаваплылыкка тартырга, ә әлеге парның никахын теркәргә боерган.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X