Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көз тыныч һәм җылы булачак

Мул яңгырлы, салкын җәйдән соң чын көзгә аяк басуыбызны сизми дә калдык. Кырларда инде уңыш җыелып бетеп бара, бакчалар да йолкыш кошны хәтерләтә - җиләк-җимеш, яшелчәнең күбесе җыеп алынган... Узган атнада, өч көн ялдан файдаланып, яңгыр яумый торган арада бәрәңге алучыларда булды.

Ул, елдагыча, кайдадыр ишелеп уңган, кайдадыр мактанырлык түгел. Бу хәл һава торышына бәйле: май-июнь айларында республиканың кайбер районнарында яңгыр яуды, ә кайберләрендә корылык хакимлек итте. Аның каравы, соңыннан яңгыр бөтен җирдә кирәкне бирде. Җәй боздавыл-гарасатлары белән дә өркетеп алды. Дөньяның төрле почмакларында табигать әле дә дулавын дәвам итә. Кояшлы Мексиканың берничә штатында көчле бозлы яңгыр койса, икенче бер төбәгендә урамнарны метрдан артык биеклектә карлы боз күмеп киткән. Табигать бәла-казасыннан 120 йорт, 20 машина зыян күргән.

Тува республикасында исә, бик күптән коры һәм кызу һава сакланганлыктан, урман янгыннары котыра. 21 урында барган янгын 3 мең 200дән артык гектар җирне биләп алган. Республикада гадәттән тыш хәл игълан ителгән һәм җиләк, гөмбә, эрбет чикләвеге, дару үләннәре җыю өчен урманнарга керү катгый тыелган. Канада-Америка чигендә 21 мең 600 гектар җирдә урманнар яна. Дөрес, узган ялларда Канаданың көнбатыш районнарында яуган көчле яңгыр утны өлешчә сүндерергә ярдәм иткән. Япониянең кайбер районнарында көчле гарасат һәм яңгыр котыра. Цусима утравы янында җил-давыл балыкчыларның дүрт көймәсен аударган, ике кеше хәбәрсез югалган. Доминикан Республикасында котырган "Эрика" штормы бик күп йортларны җимереп, шактый халыкны урамда калдырды.
Владивосток өлкәсендә туктамый койган көчле яңгырлардан соң Уссурийск шәһәре зоопаркында хайваннар батып үлде (аларның әле төгәл санына чыга алмыйлар), 41 йортны су басты.

Кыскасы, табигать үзенең дәһшәтен күрсәтеп кенә тора. Шулай да, бездә көзләр тыныч, җылы килер дип өметләник. Синоптиклар Мәскәүдә бу көннәрдә җылы (19-21 градус) булачак дип вәгъдә итә, Татарстанда да, дөрес булса, атна буе 20-21 градус җылы торачак. Күрербез.

Татарстан яшьләре

Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев