Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кытыршы куллы һәм үкчәләре ярылучыларга менә дигән

​​​​​​​Гомумән, глицеринлы мондый рецептлар икәү һәм икесе дә “эшли”.

Артык кыйммәтле әйбер түгел, бер биш савыт глицерин алыгыз. Беренче очракта аш серкәсе белән, икенчесендә нашатырь спирты белән ясарга була.

Даруханәләрдәге глицерин шешәләре тулы түгел, менә шул тулганчы аш серкәсе салыгыз да, селкетегез. Ә нашатырь спирты белән ясаганда 1:1 пропорциясендә эшләгез. Мондый катнашмаларны иртән дә, кичен дә сөртергә ярый, үкчә һәм аяк табанына, бармакларга төнгегә уңайрак, әлбәттә. Берничә көннән искиткеч үзгәрешләрне үзегез дә күрерсез һәм сизәрсез. Үкчәләрегез йомшарып, алсуланыр, тырнакларыгыз матур төс алыр. Шулай ук терсәкләрне дә онытмагыз. Әлеге катнашма очсыз да, нәтиҗәле дә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев