Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көймәне толкач изгән

Узган атнада Васильево бистәсеннән ерак түгел ике балыкчының гомеренә куркыныч янаган һәм алар көчкә генә исән калган.

Резин көймәдә балык тоткан бу ике ир кранны этеп килүче судноны килеп җиткәч кенә күргән. Балыкчылар кычкырып карасалар да, толкач капитаны фарватердан читләшкән булса да, курсын үзгәртмәгән. Нәтиҗәдә борты белән көймәне эләктергән. Бәхетләренә балыкчылар коткаргыч жилетларда булган һәм суга сикереп өлгергән. (Диңгез кодексын бозып, судно алар яныннан йөзеп киткән). ГИМС хезмәткәрләре килеп коткарганчы балыкчылар көч-хәл белән якындагы бакенда суда торган. Хәзер аларның гомеренә бәла янамый, икесе дә зур стресс кичерсә дә. Ә менә толкач капитанына хокук сак­лау органнары каршында җавап тотарга туры килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X