Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыйблагыздан тайпылмагыз

Безнең татар бер чиктән икенче чиккә ташланучан. Без укыганда һәм укытканда «алынма сүзләр» дигән термин бар иде, ул вакытта күбрәк рустан кергән сүзләрне файдаланалар, дистә еллар эчендә алар татарның үз сүзе кебек үзләштерелгәннәр иде.

Хәзер газета хезмәткәрләре, язучылар икенче чиккә ташландылар, рус теленнән кергән алынма сүзләрдән баш тартып, гарәп-фарсы сүзләрен укучыга көчләп тагалар. Бурычка кайсы күршеңә керсәң дә барыбер түгелмени?
Язучы Рафаэль Сибат - минем укучым. Аның «Ялгызак» романын укыгач, мин аны нәкъ шушы хәл өчен гаепләп, аңа хат юлладым. (Безнең авыл зур, күп вакыт бер-беребез белән хат, телефон аша гына аралашабыз). Кыскача гына әйткәндә: «Рафаэль, ник син яңа тел уйлап чыгарасың?» дигәнемә ул миңа болай дип җавап бирде: «Фәүзия апа, әрләсәгез - әрләгез, тик әсәрләремне шулай укып кына барыгыз».
Тагын бер мисал. Безнең төбәктә Казанда чыга торган бер газетаны бик яратып алдыралар. Ә хәзер аны аңлап булмый. Хәтта газета үзе ике төрле сүзлек тә бастырды. Хат ташучыларның әйтүенә караганда, бу газетаны алдыру күпкә кимегән. Яздырырга өйләренә кергәч, «Ник әле мин үзебезнең татар газетасын сүзлек белән укырга тиеш, чит телләрне өйрәнгәндә дә туйган мин сүзлектән!» - дип әйтәләр икән.
Кыскасы, шәхсән мин үзем рус алынмаларыннан баш тартып, гарәп-фарсы сүзләрен көчләп тага торган басмаларны укып тәмам туйган идем.
Очраклы рәвештә генә «Яшел Үзән»нең бер санын уку бәхете тиде. Анда язылган авылларны, кешеләрне, билгеле инде, мин белмим. Ләкин газетаны, кем әйтмешли, башыннан ахырына кадәр тын да алмый укып чыктым һәм үземә рухи ләззәт алдым. Һәм Яшел Үзән районында яшәүчеләрдән ак көнләшү белән көнләштем. Алар, ичмасам, чын татар газетасы укып хозурлана икән.
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, алга таба да шушы кыйблагыздан тайпылмагыз, укучыларыгызны шатландыруыгызны дәвам итегез!
Сезгә иҗат уңышлары телим.
Фәүзия Афанасьева,
халык мәгарифе отличнигы.
Киров өлкәсе,
Урта Шөн
Редакциядән. Җылы сүзләрегезгә рәхмәт, Фәүзия апа! Редакция хезмәткәрләре генә түгел, безгә хат юллап торган укучыларыбыз да дөрес итеп әдәби телдә язарга, ә иң мөһиме - мәгънәле итеп язарга тырыша. Укучыларыбыздан хатлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев