Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кышкы каникулларда без ял иттек, алар эшләде

Гыйнвар үзенең салкыннарын күрсәтеп торса да, федераль һәм республика трассаларына хезмәт күрсәтүче оешмалар ( "ДДД", "Нурдорстрой", "Волгодорстрой" ширкәтләре) өчен иң кызу көннәр булды ул.

Юлларда 40 берәмлек техника 1300 тонна тоз-ком катнашмасы сибеп торды, 200 тонна кар түкте.

ЮХИДИ өчен дә тыныч көннәр булмады дисәң ярый: 6зур юл һаләкәтендә 8 кеше зыян күрде.

Яңа ел каникулларында һава торышы да көйсезләнеп торды. Йә бик салкын булып, йә җылытып җибәреп, көчле җил чыкты. Шул сәбәпле, 7 гыйнварда Октябрьский бистәсендә 20 йортта, 10сында Яке, Уразлыда берничә йортка ут бирелми торды.

6сыннан 7сенә каршы төндә Осиновода су башнясындагы насос ватылу сәбәпле, су булмады.

Карамалы Тауда да трансформатор сафтан чыгу сәбәпле, халык 7 гыйнварда 11 сәгатьтән 8 гыйнварның 16 сәгатенә кадәр сусыз утырган.

Сәламәт булмасаң, кышкы каникулларның күңеллелеген күреп булмый. Шуңа күрә 13 ашыгыч медицина бригадасы халыкның сәламәтлеге сагында уяу торды. Шунысын әйтергә кирәк: быел узган ел белән чагыштырганда медиклар ярдәменә мохтаҗлар саны 105кә ким булган. Салкын көннәрдә 8 кеше зыян күргән - борын- колакларын өшеткән. Бәйрәм көннәрендә 1396 кеше поликлиникага табибка күренергә килгән , 303ын дәваханәгә салырга туры килгән. 24 операция ясалган.

Ел башында сабыйлар туып, яшь әти-әниләргә бәйрәм шатлыгы бүләк иткән - 34 бала туган. Узган елны да Кыш бабай шулкадәр гаиләгә бүләк ясаган булган.

Нинди генә аварияләр булмасын, район хезмәтләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә бәйрәмнәр матур үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев