Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кылган догаларыбыз кабул булсын!

Әле шушы көннәрдә генә бер төркем мөселман изге урыннардан Исламның фарыз гамәле булган хаҗ кылып кайтты.

Алар арасында Яшел Үзәннең Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин да бар иде. Шул уңайдан аның уй-фикерләре, изге урыннардан алып кайткан уй-тойгылары белән уртаклаштык.

- Бисмилләһир-рахманир-рахим.

Аллаһ Тәгалә рәхмәтләре белән миңа быел хаҗ гамәлен үтәргә насыйп булды. Белгәнебезчә, һәр мөселман өчен биш фарыз гамәлнең берсе хаҗ кылу булып тора. Аллаһ Тәгалә аны мөмкинлеге булган мөселманнарга үтәргә кушкан, - дип сүзен башлады Илдар хәзрәт. - Анда барганнарны, ягъни хаҗиларны Аллаһ кунаклары дип атыйлар. Дөрес­тән дә шулай икән ул, җәмәгать! Беренчедән, рухи яктан караганда, мөселман кешесе анда гөнаһлардан пакьлана. Бу иң зур нигъмәт. Ул анда рухи азыгын арттыра һәм ахирәт вакыйгаларын хис итә. Чөнки берүк вакытта 5 миллион тирәсе кеше бер урында җыелып, бер максатта һәм бер дәрәҗәдә була (монда министр да, директор да, эшче дә юк). Аларның барысы да ике сөлгегә уранып гыйбадәткә омтыла. Менә шунда ахирәттәге мәхшәр мәйданын, кеше тыгызлыгын һәм Аллаһ Тәгалә белән булган элемтәне аңлый башлыйсың да инде. Ә ул элемтә бармы икән? Раббыбыз кешеләрдән сорар: «Мин һәрвакыт синең белән идем. Ә син кем белән булдың?» Ягъни хаҗ гамәлләре адәм баласын урынына куя һәм кеше дөнья алдавыннан арына, барысына да аек акыл белән карый башлый. Шуңа күрә хаҗны дөрес итеп кылган кеше үзен гөнаһсыз сабый бала кебек хис итә. Моны пәйгамбәребез дә үз хәдисендә әйтте.
Икенчедән, хаҗ кылу урыннарында Аллаһ Тәгалә рәхмәтләре белән миллионлаган кешене кабул итәрлек бөтен шартлар тудырылган, әйбәт оештырылган иде. Ашау-эчү, килү-китү, яшәү - барысы да үз дәрәҗәсендә булды. Болар оештыручыларның зур хезмәте һәм осталыгы. Быел Аллаһ Тәгалә рәхмәтләре белән бернинди хәвеф-хәтәр булмады. Безгә - Татарстан хаҗиларына да хаҗ кылу уңайлы булды. Моның өчен оештыручыларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Кунакханәләр яхшы, ашау-эчүләр тәмле, җитәкчеләребез белемле һәм оста булды.
Өченчедән, хаҗ вакытында бер урында бөтен илләрдән төрле милләт халкы җыела, гыйбадәт кыла. Менә шунда мөселман өммәтенең күплеген, Аллаһ Тәгаләнең барлыгына инанучыларның барлыгын күрәсең. Төрле милләт халкы бер-берсеннән хәл-әхвәл сораша, тәҗрибә уртаклаша.
Дүртенчедән, хаҗ зур мәдрәсә дә ул. Хаҗга барган кеше Аллаһ Тәгалә рәхмәтләрен күрә һәм аның кодрәтен күбрәк сизә. Анда адәм баласы үзенең зәгыйфьлеген аңлый, сабырлыкка өйрәнә, гыйбадәтенең ләззәтен тоя. Анда кылган догалар, теләгән теләкләр турыдан-туры кабул була. Әл-Хәрам мәчетендә укыган бер намаз өчен 100 мең савап языла.
Тагын шуны да әйтеп узарга телим, хаҗ гамәлләре кылгач, Татарстаннан килгән хаҗиларга мөфти хәзрәтебез Камил Сәмигуллин яши торган урыннарны чүп-чардан чистартырга тәкъдим итте. Без барыбыз да бу тәкъдимгә кушылдык һәм Мәккә шәһәре урамын чүп-чардан чистартырга чыктык. Безнең бу гамәлне Аллаһ Тәгалә кабул кылсын иде. Саваплы эшебез башкаларга үрнәк булсын.
Хаҗ кылганда без гаиләләребез, шәһәребез, туган җиребез, илебез, җитәкчеләребез өчен дога кылдык, иминлек һәм тынычлык теләдек. Теләкләребез шул: башка мөселман кардәшләребезгә дә киләчәктә җиңел юллар ачылып, хаҗ кылырга насыйп булсын. Ә безнең кылган догаларыбыз кабул булсын! Амин.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев