Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыңгыр эше тиз фаш ителгән

Һәр кыңгыр эшнең үзенең җәзасы бар.

Табигый газ белән дә шулай. Башта түләмәгәнсең, ә аннан соң аны урлагансың икән, аның өчен икеләтә җавап тотарга туры килә.
Менә шулай Василь евоның Гайдар урамында яшәүче 35 яшьлек ир табигый газдан файдаланган өчен түләмәгән. Бурычы җыелгач, әлбәттә инде, аның фатирына газ бирү туктатыла.
- Йорт хуҗасы моннан чыгу юлын үзенчә хәл итә, - дип сөйли бу хакта прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миннегалиев. - Ул ябып куелган газ торбасын үзе ачып, аерым җайланмалар куеп, фатирын газга тоташтыра. Нәтиҗәдә ул «Газпром трансгаз Казань» ширкәтенә 9757 сум 64 тиенлек матди зыян сала. Әлеге кыңгыр эш фаш ителгәч, бу ир үз гаебен таныды һәм аның эшен без шәһәр судына тапшырдык. Шуңа ярашлы рәвештә суд үз карарын чыгарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев