Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кунакка кайткан яшел үзәнле кеше үлеменә китергән гамәл кылуда шикләнелә

Җинаять эше кузгатылып, тикшерү бара.

Буага Яшел Үзән шәһәреннән кайткан 43 яшьлек К. йодрыкларына ирек бирә.

Кунак исереп, шәһәрнең Гагарин урамындагы йортларның берсенә килә. Анда ул баскыч мәйданчыгында И. белән сүзгә килә, арада ызгыш башлана. К., кызып китеп, И.ның битенә йодрыгы белән суга, башын диварга бәрә, аннары киеменнән йолкып алып, баскычтан аска таба этеп җибәрә. Нәтиҗәдә, И. дәваханәдә җан бирә.

Инде К.га карата җинаять эше кузгатылды, дип белдерә Буа районы эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе башлыгы Р. Хәбибуллин җирле "Байрак" газетасына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X