Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кулланылган чәй пакетларын ташламас өчен 5 сәбәп

Кулланганнан соң чәй пакетларына бер генә юл - ул чүп чиләге. Юкка. Чөнки инде кабат чәй эчәргә ярамасалар да, чүп булырга да иртәрәк әле. Аларны көнкүрештә менә дигән итеп кулланырга була.

1.Чәй пакеты ярдәмендә тиредә булган җитешсезлекләрне (кызарган, бөҗәк тешләгән, тырналган, күгәргән урыннарны) күзгә ташланып тормаслык итәргә була. Моның өчен аны бары салкын суда юешләтеп, борчыган урынга 15 минутка куеп торырга кирәк. Чәй дуп­лаучы матдәләргә бай, ә алар шешенүләрне, кызарган һәм кычыткан урыннарны киметергә сәләтле. Пигмент таплар, герпес һәм күз төбендәге караларны да чәй пакетыннан салкынча компресс ярдәмендә юк итәргә була.
2. Чәй пакетларын әйбәтләп киптереп, аяк киеме эченә салып куйсаң, ул андагы исне һәм дымны үзенә суырачак.
3. Бик каткан савыт-сабаны җиңел генә юарга да ярдәм итә әле ул. Төнгә сулы раковинадагы савыт-саба янына чәй пакеты салсагыз, әшәкесе бик тиз юылып төшәчәк.
4. Чәй пакетларын кимерүчеләр, үрмәкүчләр һәм бө­җәкләр бер дә яратмый. Аның исе аларны куркытачак. Пакетларны корткычларны күргән урыннарга куйсагыз - бүтән аларны күрмәячәксез!
5. Кулланылган чәй пакетын суыткычка куйсаң, аннан начар ис килмәячәк. Ул кирәкмәгән исләрне үзенә сеңдерәчәк һәм дым балансын да саклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X