Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күркәм эшләр башкарыла. Дәвамлы булсын!

Яшел Үзән диварларда ясалган искиткеч рәсемнәре белән дан казанды инде. Алар шәһәребезнең истәлекле урынына әверелеп, хәтта туристларны да җәлеп итә. Мирный бистәсенең Столичная урамындагы 2нче йортка да хәзер узып баручы һәркемнең күз карашы төшми калмыйдыр.

Аның стенасында районыбызның данлыклы шәхесе, 45 ел элек бездә марафонга нигез салучы, Бөек Ватан сугышы инвалиды Михаил Шорин, олимпиада чемпионы Андрей Ларьков һәм йөзүче  сурәтләнгән. Әлеге, якташларыбызның спортта казаныш­ларына багышланган яңа арт-объект тантаналы рәвештә ачылды.
– Мондый истәлек бик озак сакланачак. Үзе артыннан шундый эз калдыру турында һәркем хыялланадыр, – ди әтисенә багышланган әлеге чарага килгән Ирина Шорина. – Әти Яшел Үзәндә, гаиләбездә, язмышыбызда һәм бәлки – илебез тарихында да шундый матур эз калдырды. Ул үрнәк күрсәтмәде – ул эшләде. Без, балаларын, оныкларын һәм оныкчыкларын кечкенәдән спортка тартты: йөгерергә, чаңгыда йөрергә, йөзәргә өйрәтте, мине фигуралы шууга җитәкләп барды.
Михаил Шоринның язмышы җиңел түгел.

Тулырак язманы газетадан укырга була.

Фото: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X