Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кредитка басып калгач, акчам әз кала. Нишлим?

– Минем вакытында түләп бетермәгән кредитым бар. Суд приставлары шуның хисабына хезмәт хакымның 50 процентын басып кала.  Аның яртысы минем өчен бик аз сумма һәм ул яшәргә, баланы тиешенчә тәэмин итәргә җитми. Бу очракта миңа нишләргә?

– Соравыгыздан чыгып, кредит оешмасы – банк сезне судка биргән һәм суд приставлары органнарының башкару документлары нигезендә, кредит хисабына сездән акча тотып калына. Бу очракта, басып калу процентын киметергә мөмкин.  
Башта – тотып калына торган сумманың артык зур булуын һәм матди хәлегезне начарайтуын, үзегезнең, гаилә әгъзаларыгызның тормыш шартларын түбәнәйтүгә китерүен исбатларлык дәлилләр кирәк булачак.
Авыр матди хәлегезне  исбатлау өчен – гаилә составы, асралучылар (иждивенцы), керем чыганакларының (төп, өстәмә һ.б.) булуы мөһим. Керемнәр, гаилә составы, балаларның туу турындагы таныклыклары, хезмәт кенәгәләренең күчерелмәләре (копии), коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, баланың мәктәптә туклануы яки балалар бакчасына түләү квитанцияләре һ.б. турында белешмәләр җыярга.
Барлык белешмәләр (справки) җыелып беткәннән соң, башкару кәгазе буенча хезмәт хакыгызны тотып калу күләмен киметү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев