Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кредит мошенниклары һөҗүм итә!

Кредит – телефон мошенниклыгының бик популяр ысулы.

Гадәттә алар телефон аша шалтыратып, үзләрен саклык банкының куркынычсызлык хезмәте дип таныштыра һәм кредит счетын ачу өчен шәхси кабинетта нинди дә булса функциягә тоташуны тәкъдим итә. Банк клиенты шалтыратучының куелган тавышына ышана һәм барлык логин һәм парольләрне атый, нәтиҗәдә – счеттагы бөтен акча алдакчыларның кесәсенә күчә, өстәвенә, банк алдында бурычы да барлыкка килә. Мондый очракларда зыян күрүченең полициягә гариза язуына һәм банкка мең тапкыр мөрәҗәгать итүенә карамастан, кредитор аны судка барыбер бирәчәк. Гадәттә, турыдан-туры элемтә формасы болайрак була: кесә телефонына банкның «куркынычсызлык хезмәте» шалтырата (бу формада күпләргә шалтыратучылар булгандыр):

– Сезнең счеттан 5 минут элек акча күчерү омтылышы булды. Сез операцияне раслыйсызмы?
– Юк.
– Картагызның үзегезнең янда булуына инандыгызмы?
– Шулай булсын, ди.
– Бу операцияне юкка чыгару өчен, сез миңа картагызның икенче ягындагы соңгы өч номерны атагыз?
– Юк, әйтә алмыйм.
– Бәлки, картагызда күпме акча калганын хәтерли торгансыздыр, соңгы тапкыр аннан кайчан файдаландыгыз? Якынча булса да. (Бу бер күчерүдә күпме акчаны алыр өчен эшләнә).
– Саклык банкы хезмәткәре булгач, сез, мөгаен, минем счеттагы балансны күрә аласыздыр бит.
– Юк, бу конфиденциаль мәгълүмат, мин аны телефон аша әйтә алмыйм.
– Ничек? Сез аны күрәсез, ә миннән сорыйсызмы?
– Мин сезнең кредит линиясе барлыгын күрәм, сезнең безнең банкта кредитыгыз бармы?
– Юк.
– Яхшы, теркәп куям, мәгълүматыгыз өчен рәхмәт, сау булыгыз!

Клиентны колл-үзәкнең фон тавышы белән шулайрак итеп алдыйлар, сорауларга җавапны тиз табалар, төп темадан читләштеререгә тырышалар
Шулай итеп, мошенник үзенә нәрсә кирәк, барысын да сорашып белеште. Счетта балансның аз булуын, кредитларның булмавын ачык лады. Саубуллашты да, телефонны куйды.

Аралашу барышында кешегә уйланырга вакыт та калдырмады.

Шуны истә тотарга кирәк: банк хезмәткәре беркайчан да карта номерын һәм СМС кодны сорамый. Сезнең кайда акча күчерүегез банк өчен мөһим түгел (үзе шалтыратып бу хакта бервакытта да сездән сорамас).

Карта, исәп-хисап буенча мәгъ лүматны, балансны, соңгы түләү операциясен, карта бирү датасын – бервакытта да, беркемгә дә хәбәр итмәгез!
CVC-кодның сер булырга тиеш леге турында язып тору кирәкми!

Әгәр дә сез, шалтыратучының беренче фразаларыннан ук аның мошенник булуын аңлагансыз икән, аңа җинаять кодексының 159нчы маддәсе (мошенниклык) турында искә төшереп, сөйләшүне төгәлләгез, чөнки үзегезнең аларның кармагына эләгүегезне, кредит рәсмиләштерүегезне сизми дә калуыгыз мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев