Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күптәнге хыял тормышка ашты

Бакырчыга командировкага барасыбыз булса, иң әүвәл, күз алдына юллары килеп баса иде. Бигрәк тә, яз, көз айларында. Классташым Фәнзилә шушы авыл кешесенә кияүгә чыкты, аның хәлләрен белергә шалтыраткач, юлларыгыз ничек соң, дип сорамыйча калмый идем. «И, сорама да инде син, пычракка батып үләбез», - дип кенә җавап бирә иде ул.

Ниһаять, Бакырчыга да цивилизация килде. Юк, бу авылны артта калган, караңгы як диеп әйтеп булмый анысы. Монда халык бик бай яши. Һәр йортта диярлек су, шәһәрдәге кебек, краннан агып тора, бер-берсеннән күреп, бәдрәфен дә өйдә ясый башладылар, душ кабиналары турында әйтеп тә тормыйм. Ул яктан бик комфортта яши бакырчылылар. Тик юлсызлык тәмам үзәкләренә үткән иде инде. Машинаң була торып (ә ул хәзер кемдә юк соң?), авылга да керә алма инде син?!
- Бакырчының 600 еллык тарихы бар. Районда иң ерак авылларның берсе ул. Шуңадырмы, авылыбызга игътибар җитеп бетми иде. Менә без күптән хыялланган юллы да булдык. Бүгенге көндә әти-әнием исән булмасалар да, туган йортка эзне суытмыйбыз, җәен атна саен диярлек кайтып йөрибез. Еш кына машинаны авыл башында калдырырга туры килә иде. Хәзер выжылдатып кына авыл эченә кадәр керергә була, - дип сөйли Казан шәһәре башкарма комитетының Мәскәү һәм Киров районнары хакимиятенең икътисад бүлеге башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева.
Узган җомгада, ә Бакырчыда һәр эшне мөселманнар өчен бәйрәм булып саналган изге көнне башкаралар, юл ачу тантанасы булды. «Норлат ДРСУ» ҖЧҖ эшкә август ахырында керешә. Ике чакрымга якын сузылган юлны барлык таләпләргә туры китереп, 30 октябрьдә тәмамлыйлар. Авылның мәчетенә кадәр килүче юл федераль бюджеттан 60 млн сумга төзелгән. Бакырчылыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Александр Тыгин да килгән иде.
Алия Гаязова
Тулырак - газетабызның 89нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев