Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кояш зыян салмасын!

Кызыну һәркемгә дә ярамый

Без җәйне һәрчак көтеп алабыз. Кояш нурлары безнең өчен бик тансык шул. Җиңелчә киенеп, кояш нурларында коенып каласы килә. Күпләр кояшта матур булып кызарган тән хакында да хыяллана. Кемнәрнеңдер бу хыялы шунда ук тормышка аша – беренче кояш нурлары күренү белән үк тәннәре матур коңгырт төскә керә. Ә кемдер сәгатьләр буе махсус рәвештә кояш астында ятса да алай була алмый.

Берәүләрнең тәне кояш нурлары астында кызыл булып пешеп чыга, таплар, пигментация барлыкка килергә дә мөмкин. Әйе, һәркемнең организмы үзенчәлекле, берәүләр өчен кояш яхшы булса, икенчеләргә сәламәт­леккә зыян салучы булырга да мөмкин. Әлбәттә, моны белер өчен табиб белән киңәшләшергә һәм үз-үзеңә игътибарлы булырга кирәк. 
Әгәр табиб кисәтүе, бихисап миңнәр, пигмент тап­лары юк һәм кояш нурларыннан кызарып чыкмыйсыз икән, тәнегезгә матур коңгырт төскә керергә кишер һәм абрикос сутлары ярдәм итәр. Чөнки аларда бетакаротин бар. Ләкин артык күп куллану кирәкми, көненә бер стакан җитә. Һәм аны кояш ванналары алуга егерме минут кала эчәргә кирәк. 
Кояш нурлары бөтенләй ярамаган кешеләр дә була. Андыйларга үзләрен  кояштан кием, эшләпә, күзлек ярдәмендә сакларга кирәк.
Кайбер дарулар йогынтысы кояш нурлары астында зарарлыга әйләнә. Шуңа күрә җәй көне даруларны саклык белән, табиб күзәтүе астында кулланырга кирәк.
Балаларга, ак тәнле кешеләргә кояш нурлары йогынтысыннан саклаучы кремнар киңәш ителә. Аларның сыйфатлысын даруханә­-
л­әрдән алырга кирәк. 
Җәйге җылы көннәрдә бит тирегезнең артык майлыга әйләнүен күзәткәнегез бармы? Моны кисәтү өчен көн саен иртән контраст сулар белән юынырга кирәк. Башта – җылы, соңыннан –салкын. Диетаны да игътибарсыз калдырмагыз. Эссе көннәрдә тозлы-борычлы, татлы, бик майлы азыклар ашарга, алкоголь кулланырга ярамый. 
Кыска гына җәйдә кояштан дөрес файдаланып калыгыз!

Ләйсән Якупова.

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызыну кая әле монда, иртә-кич катабыз