Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кояш, һава, су – иң якын дуслар

Быел җәйге каникул көннәрендә шәһәр һәм район мәктәпләренең 5 меңнән артык укучысы, балаларның җәйге лагерьларында ял итеп, сәламәтлеген ныгытты. 2012 елда Яшел Үзән муниципаль районда балаларның җәйге ялын оештыруга республика бюджетыннан 16 миллион 660 мең сум акча бүлеп бирелгән иде. «Район башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» муниципаль...


Быел җәйге каникул көннәрендә шәһәр һәм район мәктәпләренең 5 меңнән артык укучысы, балаларның җәйге лагерьларында ял итеп, сәламәтлеген ныгытты.

2012 елда Яшел Үзән муниципаль районда балаларның җәйге ялын оештыруга республика бюджетыннан 16 миллион 660 мең сум акча бүлеп бирелгән иде. «Район башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Алексей Сафин сүзләренә караганда, башкарма комитетның һәм идарәнең максатчан эше нәтиҗәсендә республика былтыргыдан 3 миллион 617 мең сумга (22 процент) күбрәк биргән. Нәтиҗәдә балаларның җәйге лагерьларын тулы куәтенә эшләтергә мөмкинлек туган. Хәзерге вакытта районда 5 стационар сәламәтләндерү лагеры эшли. Болар: «Чайка», Муса Җәлил исемендәге, «Горьковец» лагеры, шулай ук «Сосновый бор», «Васильево» шифаханәсендәге.
Лагерьлар хәзер дә эшләвен дәвам итә һәм җәйге чорда алар, балаларның теләк-ихтыяҗын исәпкә алып, төрле профильдә эшли. Муса Җәлил исемендәге лагерьда «Туган як патриотлары» ял итте. 25 июльдән муниципаль районның 70 яшь туристы өчен «Бригантина» палатка лагерында смена тупланды. «Чайка» лагерына дүртенче сменага «Форпост» үзәге вәкилләре өчен махсус смена эшен башлый. «Чайка»га бу юлы Татарстанның 10 районыннан «Форпост»ныкылар килә. Биредә 50 яшүсмер ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев