Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коточкыч һәлакәттә кеше гомере өзелгән

Татарстанда кеше гомерен өзүгә китергән чираттагы һәлакәт теркәлде.

Юл-транспорт һәлакәте Аксубай районында булган.

Кичә, 6 июль кичендә, Аксубай - Федоровка автомобиль юлының 21 нче чакрымында Renault Logan һәм "КамАЗ" машиналары бәрелешә. Беренче фаразлар буенча, күңелсез хәл Renault Logan машинасы белән идарә итүченең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан. 30 яшьлек йөртүче алда барган машинаны узарга чыкканчы, аның сулга борылырга җыенуына игътибар итмәгән һәм шуның аркасында "КамАЗ"га бәрелгән.


Җиңел машинаның пассажиры - 26 яшьлек хатын-кыз хастаханәдә вафат булган. Ә йөртүчесе тән җәрәхәтләре алган.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев