Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коръән алып укысам, җаным киңәя

Узган шимбәдә Яшел Үзән мәдрәсәсендә Аллаһ Тәгаләнең китабын уку белүгә бәя бирелде.

Район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин әйтүенчә, балалар арасында әлеге бәйге 17 ел рәттән үткәрелә. Бик изге һәм кирәкле эш булганы мәгълүм. Андый бәйгеләр балаларның дини белемен арттыруга, кызыксынуларын үстерүгә ярдәм итә.
- Бу елны балалар саны артты, анысы бик куандыра. Һәм дә Коръәнне матуррак, мәкам белән укучылар да байтак булды. Яңалык итеп, агымдагы елны бәйгенең бер биреме - сүрәләрне Коръәннән карап уку кертелде. Анысы әлегә кечерәк балаларга авыррак, димәк, эшләребез бар әле! - дип сөйләде кече төркемнең жюри әгъзасы, Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин.
Бакырчы, Күгәй, Ачасыр, Карагуҗа, Күлбаш, Осиново, Яшел Үзән һәм башка мәктәпләрдән җыелган йөздән артык бала Коръән укуда көч сынаш­ты. Әле балалар бакчасына йөргән катнашучылар да әз түгел иде.

Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ.

Язманың тулырак вариантын газетаның 31нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев