Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбан нисабының күләме – 17 мең сум

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды. Җыелышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Җыелышта сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә. Җыелышта казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала.
Шулай ук бәйрәм намазын уку вакыты расланды. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач укыла.
24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, бәйрәм намазы иртәнге сәгать 6да башлана.
Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм өч көн дәвам итә. Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев