Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбан гаете көнне бәйрәм намазы кайчан укыла?

Быел Корбан гаете 24 сентябрьгә туры килә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корбан чалу, бәйрәм намазы белән бәйле кайбер сорауларга ачыклык кертә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм 3 көн дәвам итә.

Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.

Татарстан мөфтиятенең казыйлар һәм голәмәләр шуралары әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала.

Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач укыла. 24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, бәйрәм намазы 6:00 сәгатьтә башлана.

Корбан чалу Татарстан шәһәрләрендә махсус урыннарда башкарыла, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев