Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КӨННЕ БАШЛА ШУННАН

Сәламәтлегегезне ныгытучы иртәнге 4 процедура

1.Телне чистарту 
Без иртән барыбыз да тешләребезне чистартабыз, әмма телне чистарту кебек мөһим эшне дә онытмаска кирәк.  Аны хәтта Әбүгалисина да катгый итеп киңәш иткән. Моны теш щеткасы белән дә, махсус кыргыч белән дә башкарырга була. Телне чистарту бактерияләрдән, авыздагы сасы истән һәм авыз эчендәге төрле авырулардан коткара.

2.Бер стакан кайнар су
Йокыдан соң су балансын яңартырга кирәклеген барыбыз да белә. Кайнатылмаган фильтрланган суны кайнарлатырга (тик кайнап чыкмасын). Бер стаканга салып бер кисәк лимон һәм әзрәк лимон согы кушарга. Ашарга 20 минут кала йотымлап кына эчәргә. Мондый эчемлек нәрсә белән файдалы соң?
– Су ашкайнату системасын нормага китерә. Организмны ризык кабул итәргә әзерли.
– Матдәләр алмашын яхшырта һәм ябыгырга булыша.
– Бавырны чистарта.
– Лимон согында микроэлементлар бик күп (кальций, фосфор, натрий, калий, магний, тимер) һәм В, С группасы витаминнарына бай.

3.Ашар алдыннан бал
Иртәнге аш алдыннан бер чәй кашыгы бал аша һәм су эчеп куй. Бал табигый булырга тиеш. Нигә иртән бал ашарга?
– Бал – витаминнар һәм микроэлементлар чыганагы. Аңарда организмга энергия бирүче, баш мие эшчәнлеген яхшыртучы һәм эшкә сәләтлелекне арттыручы фруктоза белән глюкоза күп.
– Иммунитетны арттыра.
– Бу чара антиоксидантлы сыйфатларга ия, организмга картлыкка һәм искерүгә каршы торырга булыша. 

4.Авызны водород перекисе катнашмасы белән чайкау
Иртәнге ашны ашаганнан соң водород перекисе салынган су белән чайка. 5-7 тамчы 3 процентлы перекисьне 50 мг кайнатылмаган чиста суга салып болгатырга. Нигә авызны әлеге катнашма белән чайкарга?
– Кариес, теш һәм казна авыруларына каршы менә дигән профилактика.
– Авыздагы сасы ис юкка чыга.
– Җиңелчә генә тешләрне агарта. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X