Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көн тудымы – яңа хәбәр. Кызганыч, начарлары да күп

(Хокук сакчылары сводкасыннан) Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 22 җинаять теркәлгән. Шуларның 16сы - шәһәрдә, 6сы районда булган. 13 җинаять ачылган, 10сы - "кайнар эздән". 16 урлау, 1 сәламәтлеккә авыр зыян салу факты, 1 талау булган. Медицина ярдәме күрсәтү өчен дәваханәгә күкрәгенә пычак кадалган Гоголь урамында яшәүче элек хөкем ителгән...

(Хокук сакчылары сводкасыннан)

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 22 җинаять теркәлгән. Шуларның 16сы - шәһәрдә, 6сы районда булган. 13 җинаять ачылган, 10сы - "кайнар эздән". 16 урлау, 1 сәламәтлеккә авыр зыян салу факты, 1 талау булган.

Медицина ярдәме күрсәтү өчен дәваханәгә күкрәгенә пычак кадалган Гоголь урамында яшәүче элек хөкем ителгән 45 яшьлек хатынны китергәннәр. Аңа пычакны 49 яшьлек хатын кадаган.

Васильевоның Стахановская урамындагы фатирда элек хөкем ителгән беркайда да эшләмәүче 28 яшьлек хатын 58 яшьлек хатынны кыйнап, аның алтын әйберләрен алып чыгып киткән.

Яшел Үзәннең Королев урамындагы кибеттән 25 яшьлек егет 7 мең сумлык товар урлаганда тотылган.

Заводтан бакыр чыбыклар урлаганда шушы заводта эшләүче ике эшчене тоткарлаганнар. Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында "Дэу-Джентра" автомобилен тикшергәндә пассажирында наркотик матдә табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев