Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кәмит» – кәмит кенә түгел, хатирә дә...

Еллар уза - без олыгаябыз (зур үсәбез, ягъни). Шуңадырмы, кечкенә чакларда зарыгып-зарыгып көтеп алган, ул вакытлардагы иң-иң зууур һәм күңелле бәйрәмебез булган, Сабан туена караш нигәдер, үзгәрде. Дөресрәге - әллә бар ул бәйрәм минем өчен, әллә юк. Гадилеген җуйдымы шунда, эчкерсезлегенме... Шулай да, җыелышып туган йортка кайту гадәте калды бу...

Еллар уза - без олыгаябыз (зур үсәбез, ягъни). Шуңадырмы, кечкенә чакларда зарыгып-зарыгып көтеп алган, ул вакытлардагы иң-иң зууур һәм күңелле бәйрәмебез булган, Сабан туена караш нигәдер, үзгәрде. Дөресрәге - әллә бар ул бәйрәм минем өчен, әллә юк. Гадилеген җуйдымы шунда, эчкерсезлегенме... Шулай да, җыелышып туган йортка кайту гадәте калды бу бәйрәм вакытында.

Быел да шулай булды. Кечкенә кызым аптыраткач, инде берничә ел аяк басмаган Апас Сабантуена да барып килдек. Табигать тә «кәҗәләнмәгән» булса, бөтенләй әйбәт буласы иде дә... (бу моментта, син барганга шулай булган ул, дип, уйлап куючылар ялгыша, әлбәттә).
Мәйданга якынлашкач ук, теге вакыттан ук калган, шулхәтле газиз булып күңелдә уелып калган, Апас сабантуеның уникаль атрибуты - «кәмит» әйләнгәндә уйналган көй ишетелде. Кәмит, дигәч тә, кайберләрегез спектакльле көлкеле тамашаны күз алдына китергәнсездер инде. Дөрес түгел, җәмәгать: бу - Апас сабантуенда гына бар нәрсә - карусель, ә халык телендә - кәмит. Быел анысын да яңартканнар булып чыкты - тимердән эшләп куйганнар, элек балалар бер атланып әйләнер өчен талашкан атлар урынына тарантасларын гына калдырганнар. Һәм көе калган. Шуңадырмы, аяклар үзләреннән-үзләре шул якка атлады.

Гөлнара ВӘЛИЕВА,

Язманың тулырак вариантын газетаның 46нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев