Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кияү хакы кыйммәткә төшкән

Яшел Үзәндә яшәүче 63 яшьлек хатын-кызга таныш булмаган бер кеше телефоннан шалтыратып, киявенең кеше бәрдерүен хәбәр итә.

Шуның белән кияве өчен җан атып торган пенсионер шок хәленә куела. Шунда ук аны бу бәладән коткару юлы да әйтелә. Әлбәттә инде, аның ысулы бер – фәлән суммада акча. Шушы моменттан ук туктап калырга кирәклеге аермачык кебек булса да, мондый ситуациягә эләгүчеләр өчен ул бөтенләй башкача кабул ителә. Мошенниклар шуннан файдалана да инде. Алар бу «эштә» күптән психологка әйләнгән, үзләренең бормалы-бормалы юлларында кемнәрне генә очратмаган да, кемнәрне генә «чишендермәгән».
Алдакчылар белән бу ханым бер тәүлеккә якын сөйләшүләр алып барып та, киявенә үзе шалтыратып ачыкларга башына да китереп карамый. Нәтиҗәдә, мошенникларның ялганына тулаем кереп китеп, 130 мең сум акчасын бирә. Һәм шуның белән «коткару» операциясе тәмам була. Әлеге факт турында «бәла чыгарган» кадерле кияү эш узгач, акчалар түләнгәч кенә белә. Бик кыйммәткә төшкән шул. Кияү өчен ни эшләмәссең дә, ниләр генә кылмассың. Кемнең кем икәнлеге бәла чыккач беленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев