Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кишерне сирәкләргә дә кирәкми

​​​​​​​Кишерне чәчәр алдыннан 10-12 көн кала орлыгын чүпрәккә төйнәп куябыз.

Бер көрәк штыгы тирәнлегендә  дымлы җиргә күмеп куярга. Шушы вакыт эчендә кишер орлыгыннан тишелергә ирек бирмәүче эфир мае чыгып бетә. Күрсәтелгән вакыттан соң кишер орлыгын казып алырга. Орлык бүрткән, эре була. Пиалага салып,  гадәти крахмал белән  бергә бутарга. Орлык кулга ябышмаячак һәм  туфракта яхшы күренеп торачак. Орлыкны буразнага пөхтә итеп кирәк кадәрле интервал белән  сибеп чыгарга һәм ком  яки коры җир туфрак белән күмәргә. Кишер, чәчкәннән соң, 3-5 көн эчендә тишелеп чыга.

Су да сипмәдек бит әле! Сибәргә кирәкми дә,  су туфракны катыра, орлыкка тишелергә ирек бирми. Кишер тишелгәнче аны тынычлыкта калдырабыз.

Чүбен утый башлаганчы су сибәргә ярамый, югыйсә, кишер кыска һәм тәмсез була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ник алданрак язмадыгыз, утыртканнар бит инде кишер

    • аватар

      Яшел Үзән

      0

      0

      Соңгарак калынган материал шул. Бәлкем утыртмаучылар калгандыр әле. Шулай да икенче елга истә тотарбыз инде бу киңәшләрне?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ел да үсмичә калганы юк әле, кишер була да, уңа да!