Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кинотеатрлар ябыла?

Билгеле булганча, санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, халык күп җыела торган урыннарда йөрүдән баш тартуың хәерле.

Илебезнең күп кенә шәһәрләрендә кинотеатрлар эшләвен туктаткан икән, дигән хәбәр дә таралды. Мәдәният учреждениеләре, түгәрәкләр ябылганда, моның шулай буласына гаҗәпләнәсе дә түгел инде, хәер.

Яшел Үзәндә хәлләр ничегрәк соң? Мирный бистәсендә урнашкан кинотеатрга шалтыратып белештек. Әлегә төгәл мәгълүмат юк, әмма иртәгесе көнгә билетлар сатылмый, бары тик телефон яки интернет аша билгеләп (забронировать) итеп куярга мөмкин.

Шуңа да, кинофильм карарга барырга җыенасыз икән, алдан белешеп алуыгыз хәерле. Ә иң яхшысы, өйдә генә, кырын ятып, телевизор каравың. Сәламәтлек иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев