Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кимчелек табылса, шикаять языгыз

Газета укучылар сорауларына Татарстан алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова җавап бирә:

- Чираттагы ялга чыгар алдыннан нетбук сатып алдым. Әмма вакытым тар булганга күрә, бик ашыга идем, аны кибеттә тикшереп тормадым. 16 көн узгач зарядка җайланмасының эшлә­мәвен белдем. Кибеттә миңа сервис-үзәккә барырга кирәк диделәр, чөнки алмаштыру яисә акчасын кире алу мөмкинлеге биргән ике атна срок узган. Бу шулаймы? Мин аны кибеттә сатучыга гына тапшыра алмыйм­мы? - дип сорау бирә Сабира Сафина Яшел Үзәннән.
- Сезнең товар техник яктан катлаулы товарлар рәтенә керә. Шуңа күрә 15 көн эчендә сез аны җитешсезлекләре булганда алмаштыра яисә акчасын кире ала аласыз, - дип аңлата Флера Гаязетдинова. - Бу аерым чыгымнар таләп итә торган дефект. Җитешсезлекне ярашлы белгечләре булган сервис-үзәк кенә бәяли ала. Әмма экспертиза ясау өчен сезнең товарны кибетнең үзендә дә кабул итә алырлар иде. Сатучыга шикаять языгыз, анда үзегезнең таләпләрне күрсәтегез, нетбуктан файдалана алмавыгызны белдерегез. Әгәр дә баш тартсалар, ул вакытта оешма-сатучыга штраф салалар. 10 көн эчендә акча кайтарылмаса, һәр артып киткән көн өчен 1 процент неустойка билгеләнә.
- Электрон термометр сатып алдым. Шул ук көнне аны гаилә әгъзаларында тикшереп тә карадым. Барысының да температурасы 35,4 градустан артмады. Икенче көнне даруханәгә барып термометрны кире кайтарып бирмәкче булдым, - дип зарлана Васильевода яшәүче газета укучы Роза Биктаһирова. - Администратор аны озак итеп тикшергәннән соң сервис-үзәккә экспертизага җибәрәчәген әйтте. Шуның нәтиҗәсенә карап миңа акчаны кире кайта-
рып бирү-бирмәү билгеле булачак диде. Әмма миңа хәзер андый термометр кирәкми, терекөмешлесеннән файдаланырга телим. Мин экспер тизага кадәр үк акчаны кире кайтаруны таләп итә аламмы?
- Әгәр кулланучы товарда җитешсезлек тапса, ул закон буенча акчасын кире кайтара ала. Бу таләпне сатучы 10 көн эчендә үтәргә тиеш. Әмма әгәр дә сатучы җитешсезлек барлыкка килү буенча шикләнә икән, ул аның сыйфатын тикшертә ала. Сатучының моның өчен 10 көн срогы бар. Шушы вакыт эчендә экспертиза ясалырга тиеш. Әгәр товарда җитешсезлек барлыгы ачыкланса, ягъни производство брагы булса, кулланучы таләбе канәгатьләндерелергә тиеш. Әгәр дә экспертлар җитешсезлек юк дип исбатласа, аның экспертиза нәтиҗәсе белән судка мөрәҗәгать итәргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев