Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

– Хәзерге вакытта, аерылышкан очракта, ир үз балаларына фатир алырга тиеш булуы дөресме?

– Чыннан да, Гаилә кодексына төзәтмәләр үз көченә керде. Ләкин алар бераз башка нәрсә турында.

Хәзер никах өзелгән очракта, балаларга алимент түләү бурычыннан тыш, суд теләсә кайсы ата-ананы, балаларның даими яшәү өчен яраклы торак урыны булмау га бәйле рәвештә, өстәмә чыгымнар түләргә мәҗбүр итәргә мөмкин. Төзәтмәләрнең мәгънәсе шунда, әгәр ире, башка барыр урыннары булмаган балалары белән хатынын үз фатирыннан куып чыгарган очракта, балаларны ничек тә булса яклау. Закон, ипотека яки торак арендасы түләгәндә, шулай ук, гамәлдә. Өстәмә чыгымнар күләме, ата-аналарның һәм балаларның матди һәм гаилә хәлен исәпкә алып, конкрет акчалата суммада суд тарафыннан билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев