Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөснуллин: Татарстан милли проектларны башкару буенча лидер-төбәкләр өчлегенә керә

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар Татарстанда федераль акчаларны җәлеп итмичә гамәлгә ашырыла.

Коронавирус пандемиясенә карамастан, Татарстан Россия төбәкләре арасында милли проектларны һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча алдынгы урыннарда кала. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча Федераль оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

"Барлык милли проектлар буенча Татарстан тотрыклы рәвештә Россия лидерлары өчлегенә керә. Илдә булган барлык программаларда Татарстан һәрвакыт катнаша һәм һәркайда лидер булып тора. Без Казанның һәм республиканың башка шәһәрләренең ничек яңартылуын, заманча карарларның һәм мәдәни мирас объектларының гармонияле ярашуын күрәбез. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары, шулай ук, төбәк үсешенә үз өлешләрен кертте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чаралар республика тарафыннан мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашырыла, федераль акчаларны җәлеп ителми», - диде Хөснуллин.

Вице-премьер бүген капиталь ремонттан соң ачылган Сәид Галиев исемендәге Мәдәният йортында булудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. "Мин моны дөнья дәрәҗәсендәге объект дип әйтә алам. Бу чын сарай", - дип ассызыклады вице-премьер.

Казан ратушасында бүген РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин рәислегендә ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча Федераль оештыру комитеты утырышы уза. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Милли проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның "май указлары" нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен колачлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев