Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле православие динендәге яшел үзәнлеләр

Сезне чын күңелдән иң шатлыклы һәм ихлас бәйрәм – Пасха белән котлыйбыз!

Якты бәйрәм Пасха – миһербанлык һәм шәфкатьлелек, гаделлек тантанасы һәм югары әхлаки идеаллар символы булып тора. Бу матур язгы көннәрдә кешеләрнең йөрәкләре якыннарына карата аерым сөенеч һәм мәхәббәт, өмет һәм изге гамәлләр башкару теләге белән тула. Нурлы Пасха безне мәрхәмәтле, игелекле булырга өйрәтә, яхшы адымнарга этәрә, мәңгелек әхлакый кыйммәтләргә күзне ача, тормышыбызга кешелеклелек һәм рухи чисталыкны кайтара.
Бу көн һәр йортка шатлык һәм өмет, яхшы кәеф, муллык һәм киләсе көнгә ышаныч алып килсен. Гаиләләребездә һәрвакыт тынычлык, аңлашу, мәхәббәт һәм яхшылыкка ышаныч булсын.
Бәйрәм белән!
Елена Мартынова,
«Зеленодольск икмәк комбинаты» генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев