Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле православие динендәге райондашлар

24 апрель көнне бөтен дөньяда православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Пасханы билгеләп үтә.

Пасха күңелләрдә киләчәккә ышаныч һәм өмет уята торган изге бәйрәмнәрнең берсе. Ул милләтара һәм динара дуслыкны ныгыта, төрле милләт һәм дин кешеләренә бер-берсенең гореф гадәтләренә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Әлеге бәйрәм безне игелекле эшләр һәм гамәлләр кылырга чакыра, тынычлык, игелек һәм гаделлек тантанасына ышанычны ныгыта.
Православие динен тотучы райондашларыбызны чын күңелдән Пасха бәйрәме белән котлыйм. Яктылык, рухи чисталык алып килгән бу бәйрәм һәр йортка иминлек, яңа өметләр һәм тынычлык белән керсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел көрлеге, үзара аңлашу һәм мәхәббәт, матур киләчәк телим!

Әүфәр Галиев,
«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыятенең
генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев