Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хокукыгызны белегез

Федераль законга ярашлы рәвештә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тапкан яисә уллыкка алган хатын-кызларның ай саен түләнә торган пособие алырга хокукы бар.

Әмма аны алу өчен хатын-кызның Россия Федерациясе гражданины булуы, ил территориясендә даими яшәве, гаиләнең җан башына уртача табышы яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмавы (Татарстан Республикасында 2019 елда – 14 034 сум) шарт булып тора.
Быел бу түләү 8896 сум тәшкил итә. 
Шуңа да игътибар итәргә кирәк, әлеге түләүне билгеләтү өчен бала тугач алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткәндә, ул бала туганнан алып бирелә. Башка очракларда – гариза язган көннән алып.
Мондый акчаны алу өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
2020 елның 1 гыйнварыннан бу түләү гаиләнең җан башына Татарстан Республикасында икенче кварталда расланган яшәү минимумыннан 2 тапкыр артмаган очракта билгеләнә башлый. 
Дәүләт тарафыннан билгеләнгән ай саен бирелә торган акчаны алу өчен гражданнар бала туганнан соң өч ел эчендә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев