Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатын-кыз зиратка йөри аламы?

Үлем турында гел белеп, ишетеп торсак та, үзебезгә кагылмас төсле тоела. Ә бит үлем безне һәрвакыт сагалап кына тора. Беркем дә аның кайчан киләсен белми.

– Кабер өстенә агач, чәчәк утыртыр га ярыймы?
– Ярый, комачаулык китерми икән. Агачлар да утырталар, ләкин ул да бит корый. Аллаһ матурлыкны ярата, дөньяның яме – чәчәкләрдә.

– Хатын-кызларга зиратка йөрергә ярыймы? Мәет җирләүгә бару турында сүз бармый.
– Хатын-кызларга зиратка керергә ярый. Ул ир-атларга да мөһим әйбер. Үлем ул – зур укытучы, остаз, бер сүз әйтмәсә дә, бик зур дәрес бирә. Якын кешеләрең янына килеп утыру, үткәннәрне искә төшерү, дөнья турында уйлану начар түгел. Зиратка артык йөрү дә киңәш ителми. Ислам дине алтын урталыкны ярата.

– Мәет чыккан йортка күбәләк, күгәрчен булып кайтты, диләр. Шулай булыр га мөмкинме?
– Адәм баласының җаны Аллаһның нурыннан һәм кеше тәнендә ана карынында ярала. Күбәләк һәм кошлар Аллаһ Тәгалә мәхлүгы. Берничек тә кеше җаны күгәрченгә кермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев