Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык санын алу нигә кирәк?

Хәзер безнең илдә мөһим вакыйга – Бөтенроссия халык санын алу бара. Яшел үзәнлеләр дә бу чарада актив катнаша ала.

Халык исәбен алучылар яшәүчеләрнең өйләрендә булып, сораштыру уздыра һәм анкеталарны тутыра.

Халык санын алу нигә кирәк?

Җанисәпнең максаты - Россиядә кем һәм ничек яшәве, аларның яшәү шартлары, белем дәрәҗәсе, телләр, милләт, гаилә хәле турында тулы мәгълүмат туплау. Ил халкы турында төп мәгълүмат ЗАГС, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка ведомстволар базаларында бар, ләкин халык санын алу мәсьәләләрнең киң даирәсен үз эченә алган тулы һәм бәйсез чыганак булып санала.

Халык санын алу нәтиҗәләре нигезендә, Росстат туучылар, үлүчеләр һәм, бигрәк тә миграция өчен мөһим булган мәгълүматларга төзәтмәләр кертә. Бу барлык карарлар кабул итү өчен кирәк булган халык турында иң ышанычлы мәгълүматлар.
Бу саннар бизнес өчен дә бик кирәкле. Хәзер коммерсантлар кулланучылар турындагы тикшеренүләр өчен зур акчалар түгә.

Халык санын алуда кем катнаша ала?
Исәпкә алуны, гражданлыгы булу-булмауга карамастан, Россиядә яшәүчеләр, шулай ук илдән читтә вакытлыча торучы Россия гражданнары узарга мөмкин. Ил территориясендә 12 ай дәвамында яшәүче яки яшәргә ниятләгән кешеләрне исәпкә алачаклар. Төбәк пропискасы белән дә шул ук хәл: әгәр кеше бер ел чынлыкта регион территориясендә яши икән, аның яшәүчесе булып санала

Җанисәптә ничек катнашырга?
Аның өч ысулы бар.

Беренчесе - исәпкә алучы белән өйдә очрашырга һәм аның сорауларына җавап бирергә була.
Икенчесе - сорауларга электрон рәвештә — Дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирергә. Бу мөмкинлектән 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр файдаланырга мөмкин.

Өченче ысулы - исәпкә алу участогына яисә Дәүләт хезмәтләре күрсәтү үзәгенә мөстәкыйль бару. Исәпкә алу участокларында мәгълүматларны планшетка кертәчәкләр, моннан соң исәпкә алучылар сезнең өйгә килергә тиеш түгел инде.

Халык санын алу вакытында бирелгән сораулар арасында милләт турында да бар. Без үзебезнең татар булуыбыз белән горурланып, бу сорауга да төп-төгәл итеп җавап бирергә бурычлыбыз. Милләтебез бу сан алуда үз урынын алсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X