Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хакимияткә тагын да якынайдык

Район хакимиятенә сорауларны хәзер социаль челтәрләр аша да бирергә мөмкин.

Кайнар линия телефоны: 4-30-00.
Агымдагы ел башыннан 630 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Интернет-кабул итү 
Моның өчен Зеленодольск муниципаль районының рәсми сайтының баш битендәге «Задать вопрос» бүлегенә язарга кирәк.
186 мөрәҗәгать кабул ителгән. 

Район башлыгы шәхсән кабул итә
Моның өчен 4-30-11 телефоны аша яки Ленин урамы, 41а йорты адресы буенча килеп, алдан язылырга кирәк.
Агымдагы елда район башлыгы белән шәхси очрашуларда 115 мәсьәлә каралган.

Язмача мөрәҗәгать итү
Район башлыгы һәм Башкарма комитеты исеменә юлланган шәхси һәм күмәк язылган гаризалар, шикаятьләр, аһ-зарлар Яшел Үзән районы хакимияте тарафыннан тикшерелә, өйрәнелә.
2019 ел башыннан район башлыгы исеменә 1996, Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә 815 мөрәҗәгать килгән.  
Алардагы 3829 сорау төрле өлкәләргә кагыла:
- 1131 – икътисад – 29,55%;
- 1952 – торак-коммуналь сфера – 51,0%;
- 237 – социаль сфера – 6,19%;
- 465 – дәүләт, җәмгыять, сәясәт – 12,16%;
- 44 – оборона, иминият, законлык -  1,1%.

Халык контроле
2019 ел башыннан «Халык контроле» системасы аша Яшел Үзән муниципаль районы тикшерергә тиешле 510 хәбәр алынган.
«Халык контроле» географик мәгълүмат системасына (ГИС) килгән заявкаларның темалары, шулай ук, төрле:
Төзекләндерү, матурлау – 242, бу гомуми мәсьәләләрнең 47,4%;
Юлларның торышы – 178 – 34,9%;
Хуҗасыз хайваннар – 27 – 5,29%;
Юлларда хәрәкәтне оештыру – 21 – 4,1%;
Җәмәгать транспорты – 13 – 2%
Чүплекләр – 11 – 2,15%;
Капиталь ремонт – 9 – 1,7%;
Парклар һәм скверлар – 7 – 1,37%;
Уңайлы мохит – 2 – 0,39%. 

Гражданнарның хатлары (шул исәптән шәхси кабул итүләр вакытында тапшырылганнары да) һәм аларны тикшерү нәтиҗәләре турында җаваплар документлар әйләнеше һәм халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегендә, кабул ителгәннән соң 3 көн дәвамында теркәлә.  
 Татар телендә алынган язма мөрәҗәгатьләргә җавап, шулай ук, Закон нигезендә, гражданинның мөрәҗәгать иткән телендә бирелә. 

Инцидент-менеджмент
2018 елның ноябреннән, Яшел Үзән районында яшәүчеләрдән социаль челтәрләр (Вконтакте, Инстаграм, Фейсбук, Одноклассники) аркылы килгән негатив хәбәрләр «Инцидент-менеджмент» системасы тарафыннан эшкәртелә. Инцидентлар мониторингы социаль челтәрдәге иң күп санлы шәһәр берләшмәләрендә алып барыла.
2019 ел башыннан бирле Яшел Үзән муниципаль районы буенча 300 аңлашылмаучылык (инцидент) алынды. Уртача җавап бирү вакыты – 19 сәгать 27 минут тәшкил итә. Иң күп инцидентлар саны түбәндәге темалар буенча теркәлгән: «Төзекләндерү, матурлау» – 100, «Юллар» – 82, «ТКХ» – 52. 
Җаваплар «Официальный Зеленодольск» төркеме исеменнән урнаштырыла. Моннан тыш, сораулар һәм мәсьәләләр белән әлеге төркемнең администрациясенә шәхси хәбәр аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Җавап, шулай ук, шәхси хәбәрләрдә биреләчәк. Халык белән социаль челтәрләрдә аралашу рәсми рәвештә булмаса да, җавапларның тизрәк бирелүен ассызыкламый мөмкин түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев