Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хак Тәгалә барлык җан ияләрен җыйган һәм һәрберсенә гомер үлчәп бирергә карар кылган

Иң алдан адәмне чакырган: «Син, адәм бәндәсе зур түгелсең, шуңа сиңа 20 ел гомер бирәм», - дигән.

«Әз...» - дип уйлаган кеше, әмма Аллаһ белән бәхәсләшеп тормаган һәм шыпырт кына кырыйга киткән.
Ә Илаһи ул вакытта атны чакырган: «Сиңа, ат, 40 ел гомер бирәм, син зур, димәк озаграк яшәргә дә тиешсең».

Әмма ат ялварып: «Ярлыка, Аллаһым! 40 ел буе муенымда камыт киеп йөреп, артымда сука һәм йөк ташып, әле шуның өстенә камчы белән сугуларына түзәргәме?! Миңа 20се дә җитәр... Калганын, әнә, адәмгә бир, аңа кирәгрәк...»

Аллаһ бу тәкъдимне хуплаган һәм янына сыерны чакырган. Атка кебек үк, аңа 40 ел гомер биргән. Әмма сыер да кире каккан: «Сакла Аллаһкаем! 40 ел буе җиленнәремнән тартачаклар! Миңа 20 ел да җитәр, калганын адәмгә бир, аңа кирәгрәк», - дигән.

Хак Тәгалә моның белән, шулай ук, килешкән. Эткә дәшкән: «Сиңа, эт, 30 ел билгелим!» Ә эт: «Аллаһым, кызган! Нәрсәгә миңа 30 ел? Чылбырда утырырга, һәркемгә «һау»ларга һәм сөяк кимерергәме?.. Миңа 15не бир дә, калганын кеше гомеренә өстә».


Ә Аллаһка ни? Әлеге 15 елны да адәмгә биргән дә, мәчене чакырган һәм 20 ел гомер биргән. Әмма мәче, 20 ел дәвамында тычкан ашап яшәвен күз алдына китергән дә, 10 елыннан баш тарткан, шулай ук, кешегә бүләк иткән.

Менә шуннан бирле яши адәм... Беренче 20 елында - мәшәкать һәм кайгы күрми. Аннары атның 20 елы җитә: кеше ат кебек эшли, хезмәт, өй, гаилә йөген тарта...

Чираттагы, сыер бүләк иткән 20 елында кешене балалары, оныклары «сава»... Кемдер дачага, кайсыдыр машинага... Ә аннары этнең 15 елын яши: өйдә утыра, йорт саклый, оныкларын карый һәм урамга күз салгалый...

Ә мәче еллары җиткәч - монда инде нинди бәхет елмая... Песине яраткандай башыңнан сыйпарга мөмкиннәр, яки арт ягыңа аяклары белән дә тибүләре бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев