Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгеш мәктәбенә Газиз Айдарский исеме бирелде

Татар профессиональ театр сәнгатенең гаҗәеп зур тарихы бар. Әлеге тарихны башлаучылар арасында безнең күренекле якташыбыз Газиз Айдарский (Газиз Исхак улы Вәлитов) да зур урын алып тора.

Шушы көннәрдә Күгеш мәктәбендә «Театр күгендәге якты йолдыз» диеп исемләнгән кичә уздырылды. Бу гади генә кичә түгел иде. Ниһаять, күгешлеләрнең күптәннән хыялланган теләкләре тормышка ашты. Мәктәпкә Айдар авылында туып-үскән, күренек­ле актер, драматургларның әсәрләрен сәхнәгә күтәреп, үзен профессиональ режиссер итеп таныткан Газиз Айдарский исеме бирелде.
Бәйрәмгә күп кенә дәрәҗәле кунак­лар да чакырылу иде. Алар арасында Г.Айдарскийның кызы, балерина Әлфия Айдарская да бар иде. Мәктәпкә әтисенең исемен бирү идеясе белән дә ул янып йөри. Ул үзе белән күп кенә кунаклар да алып кайта: җырчылар Айдар Габдинов, Раушания Мөшарапова, күренекле гармунчы Әхмәт Кәрим, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәрриренең урынбасары Фәния Әхмәтҗанова, журналист Эльвира Вәлиева, Казан театр училищесы һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары. Кичәгә Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин, әти-әниләр дә килгән иде. Якташыбызның биографиясе белән танышканнан соң, уен коралларында уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, истәлекләр белән уртаклаштылар.
Бүгенге көндә Күгеш тугызъеллык мәктәбендә 39 укучы белем ала. Мәктәптә Газиз Айдарский музее эшләп килә. Әлфия апа музейга үзенең 90 яшьлек юбилеена бүләк ителгән картинаны һәм фотолар тапшырды. Әлеге бүләкләр музейда зур ядкәр булып, үсеп килүче яшь буынга XX гасыр башының театр классигы, якташлары Газиз Айдарскийның истәлеге булып торачак.
Күгеш мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев