Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгеш мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап «Ханымнар» бәйгесе үтте.

Бәйге татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде.

Оештыручылар, һәрвакыттагыча, Күгеш мәдәният йорты директоры Гөлнара Яруллина, мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Гөлшат Зәйнуллина булды.

Авыл җирлеге башлыгы Альберт Альфред улы Гатауллин залда утыручы гүзәл затларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Ул барлык хатын-кызларга ныклы һәм ышанычлы тыл, иртән шатланып эшкә баруларын, ә кичен бәхетле йөз белән өйгә кайтуларын теләде.

- Бүгенге катнашучылар - гаилә учагын саклап, кайгыртучан аналар, үз һөнәрләрендә уңышка ирешкән белгечләр, актив җәмәгать эшлеклеләре һәм чын мәгънәсендәге гүзәл ханымнар, -дип билгеләп үтте бәйгедә катнашучы Зәбихуллина Лилия Хәлил кызын, Әдиятуллина Рәмзия Әнвәр кызын, Хәйруллина Фирая Абзал кызын, Төхбатуллина Айгөл Рәшит кызын тәбрикләп Альберт Гатауллин.

Бәйгене алып баручы Гөлнара Яруллина ханымнарны тәкъдим итеп, аларның иң яхшы сыйфатларын һәм һөнәри үсешләре турында сөйләп бирде. Ә хатын-кызларның берәүләре сәхнәдән үзләре турында сөйләделәр, икенчеләре сәхнә номерлары әзерләгән, өченчеләре турында балалары хикәя кылды. Алар тамашачыларга үзләренең язмышлары, эшләре турында бәян иттеләр, иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Ханымнар сәхнәдә ярыштылар, ә пәрдә артында алар бер-берсе өчен җан аттылар.
Бәйге искиткеч концерт номерлары - шаян сүзләр, җырлар, биюләр; котлау сүзләре, әниләрне данлау белән үрелеп барды. Менә бу юлы да үзләренең менә дигән чыгышлары белән залда утыручыларны авыл мәдәният йортының талантлы балалар бию коллективы сөендерде. Алар өлкәннәрдән бер дә калышмадылар. Өстәвенә Халыкара хатын-кызлар көнендә традиция буенча Ханымнарга үз номинацияләрендә Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырганда, Альберт Гатауллин , бәйгедә катнашучы һәр ханым - үз номинациясенең җиңүчесе һәм гаиләгә, һөнәренә, халкына, районына хезмәт итүе белән моңа бик тә лаек, дип әйтеп үтте.

- Гаиләгездә сезне яратсыннар, тыныч матур тормыш, шатлыклы-бәхетле көннәр сезгә һәрвакыт юлдаш булсын, - дигән теләген белдерде ул ханымнарга.

«Ханымнар» бәйгесе хатын-кызларыбызга әйбәт кәеф, шатлык бүләк итте. Бәйрәм концертында яңгыраган барлык теләкләр тормышка ашсын һәм елдан-ел матуррак һәм кызыклырак булсын!

Фәния Әсәдуллина. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев