Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кеше әйбере белән баеп булмый

Караклык ул барыбер да беленмичә калмый, бервакытта да.

Сәүдә нокталарында булсынмы ул, җәмәгать транспортындамы яисә урамдамы. Күзәтү камералары белән тулган сәүдә нокталарында урлашучыларга да аптырарсың, билләһи.
Менә шулай, Төзүчеләр проспектындагы бер гипермаркетта 54 яшьлек ир дус хатыны белән касса терминалы аша әйберләр өчен түләп чыкканда түләнгән товарлар лотогында аның алдыннан гына торган сатып алучы игътибарсызлыгы аркасында онытып калдырган сумка-клатчны үзләштерәләр. Сумкада хатынның 17 мең сум акчасы, документлары һәм башка шәхси әйберләре була. Ир сумканы эләктерү белән теге хатын эзли башлаганчы кибеттән чыгып китеп тә өлгерә.
Хәзерге вакытта, шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Эдуард Миннегалиев аңлатуынча, карак ир үз гаебен таныган. Аның эшен судка җибәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев