Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Керемең нинди, ташламаң шундый булачак

Статистика мәгълүматларына караганда, безнең республикада 1,5 миллионнан артык кешегә социаль ярдәм күрсәтелә. Бу Татарстан халкының яртысына диярлек субсидия бирелүне аңлата. Яшел Үзән районында 87 меңнән артык кеше төрле төрдәге субсидияләр белән тәэмин ителә.

Хәзерге вакытта ташламалы категориядәге гражданнарны субсидияләр белән тәэмин итүгә үзгәрешләр кертелә. Шул уңайдан Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Нуриева журналистларны «Түгәрәк өстәл»гә җыйды.
- Федераль законнарга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, агымдагы елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы халкын адреслы социаль яклау буенча законга үзгәрешләр кертелде, - дип аңлата ул. - Ягъни хезмәт ветераннарына социаль яклау чаралары мохтаҗлык критерийларын - керемен исәпкә алып бирелә. Әмма бугенге көндә ташламаларга ия булган бу категория гражданнарга борчылыр урын юк. Барлык үзгәрешләр үз хокук­ларын 2016 елның 1 гыйнварыннан белдерүчеләргә генә кагылачак.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетаның 94нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев