Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Керем кими, бурыч арта

Татарстанда бер кешенең банкка бурычы якынча – 251 мең сум, Башкортстанда 275 мең сум тәшкил итә.

Татарстанда халыкның банк ларга бурычы күләмен икътисади актив кешеләр санына бүлгәннән соң, һәр кешегә уртача 251,8 мең сум кредит туры килә. Бу турыда РИА Новости уздырган тикшерүдә әйтелгән.

Кредит Татарстан кеше сенең хезмәт хакының 62,7 процентын тәшкил итә. Бу күрсәткеч ягыннан Татарстан Россия төбәкләре арасында 60нчы урында тора. Башкортстан халыкның банкка бурычлары иң күп булган төбәкләр унлыгына кергән. Ул – 78нче урында.

2020 елда Россиядә яшәү челәрнең банкларга бурычы уртача 30,5 мең сумга арткан. Татарстанда – 34,5 мең сумга, Башкортстанда – 38,0 мең сумга.
Россиядә бер кешегә уртача 251,9 мең сум кредит туры килә. Мәскәүдә, Көньяк һәм Ерак Төньяк төбәкләрендә халыкта кредитлар азрак. Әйтик, Калмыкстан (86,9%), Тыва (76,2%) республикалары, Курган (73,4%), Оренбург (73,2%) өлкәләре соңгы урыннарда.

Россиядә бер ел эчендә халыктагы кредитларның гомуми күләме 13 процентка арткан.
Узган ел ахырындагы тик ше ренүләргә караганда, Россия халкының банкларга бурычлары 2019 елда якынча 20 процентка арткан. Халыкның банкларга әҗәте буенча Татарстан Россиядә – 55нче урында, Башкортстан 77нче урында иде. Татарстанда бер кешегә якынча – 223,4 мең сум, Башкортстанда 247,6 мең сум кредит туры килә.

Шул ук вакытта, халык банк ларга бурычларын вакытында кайтара алмый башлаган. Коллектор агентлыклары ассоциациясе җитәкчесе Эльман Мехтиев РИА Новос тига сөйләгәнчә, «начар» кредитлар күләме мартта 55 процент булса, октябрьдә бу күрсәткеч 70 процентка кадәр арткан. Кредитларын вакытында түләп бара алмаучыларның яртысы – керемнәренең кимүенә, 30 проценты – эшен югалтуга, 15 проценты – акча җитмәвенә зарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев