Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кемгә – дару, кемгә – агу

Октябрь аенда Яшел Үзән районара наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре, шәһәр ВУЗ һәм ССУЗ студентлары, ПФМК һәм ЗФЗ эшчеләре белән очрашып, Яшел Үзәндә соңгы өч елда ачыкланган дезоморфин кебек куркыныч наркотик кабул итә торган притоннар турында сөйләде. Аудитория игътибарына дезоморфин кулланучыларның нинди куркыныч хәлгә төшүе турында слайдлар да күрсәтелде. Яшел үзәнлеләрнең бу...

Октябрь аенда Яшел Үзән районара наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре, шәһәр ВУЗ һәм ССУЗ студентлары, ПФМК һәм ЗФЗ эшчеләре белән очрашып, Яшел Үзәндә соңгы өч елда ачыкланган дезоморфин кебек куркыныч наркотик кабул итә торган притоннар турында сөйләде.

Аудитория игътибарына дезоморфин кулланучыларның нинди куркыныч хәлгә төшүе турында слайдлар да күрсәтелде. Яшел үзәнлеләрнең бу уңайдан фикерләре һәм тәкъдимнәре төрлечә булды. Кемдер чикләү юлы белән генә зур нәтиҗәгә ирешеп булмый, аның урынына авыртуны баса торган даруга мохтаҗ авырулар гына интегәчәк диде. Ә наркоманнар үзләрен агулау юлын барыбер табачак. Икенчеләре, киресенчә, пенталгин кебек даруны рецептсыз сатарга кирәкми диде. Ә фармацевтлар бу препаратларны рецептсыз-нисез сатуны дәвам итә. Студент-медиклар үзеңне-үзең дәвалау куркыныч дигән фикердә кала. Авырый калсаң, башта табибка мөрәҗәгать итеп, сәбәбен ачыкларга кирәк.
Әмма әңгәмә ахырында барысы да бер фикергә килде. Чынлап та, кеше язмышлары хәл ителгән вакытта кодеинлы даруларны рецепт буенча гына сатарга кирәк. Наркоманиягә беренче чиратта репродуктив яшьтәге яшьләр бирешә. Нәтиҗәсе барыбызга да билгеле: яшь гомерләр өзелә, ата-аналарны ялгыз картлык көтә.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы җитәкчелегенә республика территориясендә кодеинлы препаратларны рецепт белән сатылуны кертү турында күмәк хат язылды.
Светлана Крылова,
ТР буенча РФ УФСКН МРОның өлкән оперуполномоченные

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250