Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кем йорты бу дисезме?

Яке авылына кергәнче үк әллә каян үзенә җәлеп итеп торган бу йортка без килгән саен игътибар итә идек. Авылдан читтәрәк, кыр уртасындарак салынган, хан сарае кебек үзенчәлекле бу өйдә берәр «мафия» яшидер әле дип тә уйладык. Һәрхәлдә, башка килгән иң беренче фикер шушы иде.

Юк ла, бик тә матур дизайн белән төзелгән бу йортта гап-гади, тырыш авыл кешеләре - Мөхәммәтҗановлар гаиләсе яши икән. Һәм бик җиңел генә бирелмәгән аларга мондый бәхет. Шушы йортны торгызу өчен нигезеннән ахырына кадәр күпме көч түккәннәрен, күпме акчаны бөртекләп туплаганнарын үзләре генә белә.
Яке егетләренең Ключи кызлары янына йөргән чаклары. Күрше авыл кызлары матуррак та күренә бит әле ул. Нәкъ менә шул кичләрнең берсендә таныша да инде Илнур белән Алсу. Бер ай очрашып йөргәннән соң, ни сәбәпледер, аралары суына. Күпмедер вакыт узгач, яшьләр көтмәгәндә генә кабат очраша һәм бу юлы аерылмаска. «Беренче мәхәббәтем ул минем», - ди Алсу үзе дә, ул чакларны искә төшереп.
Яшьләр гаилә корып, Илнурның әти-әнисе янында төп­ләнә. 17 ел бер түбә астында яшәгәч, шушы йортка аерылып чыгалар. Әйткәнемчә, күп тир түгәргә туры килә.



Алия Гаязова.

Язманың тулырак вариантын газетаның 43нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев