Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелләргә җылы өләшик

Беренче октябрь - Өлкәннәр көне. Илебездә өлкәннәрне котлаулар,аларга ярдәм итүләр,бүләкләр бирү, искә алулар бара.

Безнең әти-әниләребез,әби бабайларыбыз бу тормышта бик күп авырлыклар,сынаулар,сугыш елларында кайгы-хәсрәтләр күргәннәр. Шуңа да карамастан,алар батыр булып,сынмыйча,сыгылмыйча авырлыкларны җиңеп чыкканнар.
Бүген,ягъни 1 нче октябрь көнне Олы Яке мәктәбе укучылары һәм Олы Яке клубы хезмәткәләре бергәлектә Өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм концерты әзерләде. Җырчы кызларыбыз Шакирова Илүзә, Миндубаева Ләйлә, Мустафина Диана, Сирачова Айгөл, Абдрахманова Алия, Гайнуллина Зәринә моңлы җырларын бүләк иттеләр. Биегәндә сәхнәдән ут чыгаручы егетләребез Шайхутдинов Радик һәм Яруллин Илсаф та кимен куймады. "Умырзая" бию ансамбле аерым игътибарга лаек.

Әбиләребез бик шатланып,сокланып карадылар. Аларның күңелләрен күтәрергә бер җылы сүз дә җитә бит. Үзләренең җылы оекбашларын,бияләйләрен бәйләп,тәмле ризыклар пешереп,авыр чакта киңәшләрен биреп ярдәм итеп торалар. Концерттан соң өлкәннәребезне сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл каршы алды. Табын җыр-бию белән үрелеп барды. Кунакларыбызга бәйрәм ошагандыр. Аларның шат йөзләрен күрү безнең күңелгә тынычлык бирә. Аларга җылы сүзләребезне җәлләмичә,ешрак әйтсәк иде.
Алдагы көннәрдә дә өлкәннәргә игътибарлы булып,халкыбызның гореф-гадәтләрен,йолаларны яңартып яшик.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Без Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез мактауга,хөрмәткә,ихтирамга лаек кешеләр.
Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.
Анаргадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Без Сезнең алда баш иябез, рәхмәт хисләребезне белдерәбез. Сезгә ныклы сәләмәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

Ландыш Гимадиева,

Олы Яке мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев