Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелле яшибез

16нчы мәктәп күптән түгел генә 17 еллыгын билгеләп үтте. Укучылар аңа ныклап әзерләнде: мәктәп бизәлде, һәр класс мәктәп яки уку темасына төрле номерлар әзерләде. Мәктәп тормышы... Әлеге сүзләр үз эченә күптөрле мәгънә туплаган. Бу күпкыр­лы һәм катлаулы процесс. Мәктәп, гаилә һәм җәмгыять бергә эшләгәндә генә, заман таләпләренә җавап бирерлек, тормыш...

16нчы мәктәп күптән түгел генә 17 еллыгын билгеләп үтте. Укучылар аңа ныклап әзерләнде: мәктәп бизәлде, һәр класс мәктәп яки уку темасына төрле номерлар әзерләде.
Мәктәп тормышы... Әлеге сүзләр үз эченә күптөрле мәгънә туплаган. Бу күпкыр­лы һәм катлаулы процесс. Мәктәп, гаилә һәм җәмгыять бергә эшләгәндә генә, заман таләпләренә җавап бирерлек, тормыш авырлыкларын җиңә алырлык, үз максатына ирешә алырдай шәхес тәрбияли алачак.
Тәрбия - мәгарифнең мө­һим һәм аерылгысыз бер юнәлеше. Ул яшь буынның үсеш мөмкинлеген киңәйтергә һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче әхлакый һәм мәдәни йогынты ясау чарасы да булып тора.
Шуңа күрә без мәктәбебездә зур оешканлык белән традицион бәйрәмнәр, юбилей-кичәләре, кызыклы очрашулар үткәрергә тырышабыз.
Бәйрәм матур биюләр, күңелле җырлар белән үрелеп барды. Укучылар инглиз телендә «Унике ай» әкиятен сәхнәләштерде, барыбыз да андагы геройлар белән сихри дөньяда йөрдек. Бию түгәрәге җитәкчесе Г.Шиһапова өйрәткән татар халык биюләрен, «Каз канаты» композициясен залда утыручылар сокланып карады. Укучылар һәм укытучылар җыр­га осталыкларын да күрсәтте.
Шулай ук бу бәйрәмдә традиция буенча мәктәп күләмендә үткәрелгән бәйгеләргә нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.
Динә Садриева,
педагог-оештыручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев