Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелле очрашулар яшәү дәрте өсти

Безнең Карашәм авылында көзге Уңыш бәйрәме быел аеруча күңелле үтте. Андагы муллык! Бәйрәм дисәң дә бәйрәм.

Мәдәният йортына килүчеләрне түбәтәйле-яулыклы ...кабаклар каршы алды. Эльза Низамова үстергән кабакны мотоциклга төяп алып килгәннәр - үскән дә үскән. Фәридә Гыйззәтуллинаның кишер-чөгендерен күреп шаккатасың. Мәдинә Низамованың аяклы-куллы бәрәңгесе, Әлфия Насретдинованың кәбестәсе, чыннан да, бик күп күргәзмәләрнең мактанычы була алыр иде. Ә чәчәк үстерүчеләр турында нинди генә эпитетлар куллансаң да аз.
Концерттан соң, уеннар да уйнадык, мул уңыштан пешерелгән тәм-том тулы өстәл артында тәмле чәен дә эчтек әле. Чәчәк сурәтләре төшерелгән бәлешләр дә, көзге уңышларга охшатып ясалган кош телләре дә бик тәмле булды. Гөлинәнең гөмбәсе, Әлфия апаның балан катыгы... Эх, тәмнәре хәзер дә авызда тора!
Әле менә мәчеткә корбан ашына җыелдык. Намаз укып, вәгазь тыңладык. Мәчетебез зур, иркен, корбан ашы табыны да бик мул иде. Мондый чараларда тагын очрашырга насыйп булсын иде.
Әлфия Гыйләҗева.
Карашәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X