Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Кемгәдер бар, ә кемгәдер юк. Беренче сентябрьдә ата- аналар эшеннән бирелмәгән, беренче класска кергән укучыларга, сумкалар бирәләр иде. Быел беренче класска керүчеләргә хөкүмәт андый сумкалар бирмәде.

Иренмәдем,  чүп контейнерларына ревизия ясадым. Нәрсәләр ата икән бу авыл халкы чүп савытына. Югыйсә, бездә бөтен авылына  берничә йорт кына җыела. Рәхәтләнәләр:  бакчада үскән чүп,  алма белән  контейнер тулган. Безнең бакчадагы ун алмагач алмасын тутыра башласаң, берегезгә дә урын калмый бит! Бер айда череп, туфракка ашлама була торган әйберләрне түгел, гасырлар буе череп таркалмый торган пластикка урын калса да бик рәхмәт. Юк икән, әйдәгез алайса, бәдрәфтәге кәкәйләрне дә шунда түгик! Яхшы булырмы?!

***

Соңгы араларда газетада бастырылган иң яхшы язмалар арасында Рөстәм Сәйфуллинның  1918 елларда гражданнар сугышы чорында туган як тарихына багышланган язмасын атар идем.  Бик кирәкле кызыклы язма. Шундый язмалар күбрәк булсын иде.

***

Бу газетагызны укыйм да, авылларда көн дә бәйрәм, көн дә туй икән дигән фикергә киләм. Авыл, Чишмә, Урам һәм тагын әллә нинди бәйрәмнәр. Салада эшлим дигән кешегә эш юк, көн-төн хезмәт куйганына акчасын вакытында түләмичә тилмертәләр. Ә бәйрәм итәргә сәбәп бар, гаҗәп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X